Өченче июльдә элеккеге паром кичүе урынында “Татарстанның изге урыннары” проекты кысаларында су астында калган Мурзиха авылы чиркәвен эзләү буенча акция узды.
Ул 1885 елда алпавыт С.П. Толстой акчасына төзелгән булган, 1938 елда аны җимергәннәр, ә 1957 елда Мурзиха Куйбышев сусаклагычының сулары астында калган.
Хәзер дистә еллардан соң, Павел атакай һәм Алексеевск район хакимияте булышлыгы белән Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, ТР су асты спорты федерациясеннән су астыннан йөзергә яратучылар су баскан чиркәүләрне эзләп суга юл тоттылар. Эзләүне башлар алдыннан, гыйбадәт кылып алдылар, аннан соң акциядә катнашучылар авыл һәм изге урын истәлегенә тәре утырттылар. “Без бу урынны тамгалап куйдык һәм аны үзебезнең йөрәгебездә калдырдык, чөнки изге урыннарга безнең ничек карауыбыз мөһим”–ди, су астында калган чиркәүләрне эзләү идеясе хуҗасы Павел атакай.
Аквалангистларга нуль дәрәҗәсендәге күз күремендә разведка ясап менәргә һәм чама белән чиркәү урынын билгеләргә мөмкин булды. Икенче этап яңа мәгълүматларны иске карталар белән Казан финанс университеты фәнни хезмәткәрләре ярдәмендә аның төгәл урыны билгеләү булачак. “Икенче су астына чумуда без чиркәүнең ташын яки башка берәр әйберен алып менәргә тырышачакбыз. Су астында эшләү –бу әле “Татарстанның изге урыннары” зур проектының кечкенә генә бер өлеше.
Эзләүдә Татарстан өлкәара география җәмгыятеннән ике төркем дайверлар катнашты–Казаннан зурлар һәм Чистайдан яшьләр. Яшь аквалангистлар моның белән елдан артык шөгыльләнәләр һәм инде Чистай шәһәре яр буе зонасын чистартуда катнашырга өлгергәннәр һәм Болгар шәһәре яр буеннан 14 гасырдагы балчыктан ясалган әйбер тапканнар. Татарстан өлкәара география җәмгыяте Камааръягы зонасы башкарма директоры Андрей Сетров сүзләренчә: “Аквалангистлар–ул галимнәр кулы, алар безне юллыйлар, ә без төшеп алабыз. Ә бүген менә чиркәү белән берлектә эшлибез”.
Водолазлардан тыш ярда Чистайдан “Мангуст” хәрәкәтеннән волонтерлар да булды, алар теләсә кайсы минутта водолазларга һәм православие лагеры балаларына ярдәм итәргә әзер булып торды.
