Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Сау бул, колледж!
2012 елның 4 июле, чәршәмбе
27 июньдә аграр колледжда аны тәмамлаучыларга диплом тапшыруга багышланган тантаналы линейка булды.
Колледж бинасы алдында студентлар соңгы тапкыр тантаналы линейкага тезелделәр: уку еллары, район басуларында һәм предприятиеләрендә практика узулар, үзешчән сәнгатьтә һәм җәмәгать тормышында катнашу, дуслар, һәрчак нәрсәгә булса да өйрәтергә әзер торган мастерлар артта калды. Вакыт тиз һәм сизелмичә дә узып китте. Аларның киләчәккә планнары төрлесенеке-төрлечә–кем эшләргә, кем армиягә китәргә җыена, ә кемдер укуын дәвам иттерәчәк. Ләкин алар барысы да җылы һәм яхшы сүз белән туган колледжларын искә алачаклар.
Ата-аналар бәхетле һәм аларның балалары белән горурланулары күренеп тора иде. Аларның кайберләре, баласының диплом алып, өлкәннәр тормышына аяк басуын күреп, күз яшьләрен дә тыя алмады.
Егетләрне район хуҗалыклары һәм оешмаларыннан килгән кунаклар озатты, алар бүгенге колледж тәмамлаучыларны үз сафларында күрергә каршы түгелләр. Хәзер инде элеккеге 194 студент алдында хәер-фатиха сүзләре белән чыгыш ясап, колледж директоры Валерий Фадеев аларга алган бөтен белемнәрен үзләренә, районга һәм җәмгыятькә файдалы итеп файдалануларын теләде. Яшь белгечләргә дипломнар тапшырганда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Газинур Мусин барысын да укуны тәмамлаулары белән котлады һәм: “Безнең район–авыл хуҗалыгы районы, шуңа күрә без сезне көтәбез, сез безгә кирәк”,–дип әйтеп үтте. Шулай ук дипломнар тапшырган “Элита” ЧҖҖ җитәкчесе Юрий Белов та: “Мин күпләрне беләм: егетләр җәен һәм кышын бездә практика үттеләр, үзләрен яхшы белгечләр итеп күрсәттеләр”,–дип белдерде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Лилия Яһудина тәмамлаучыларның зур хәрефтән языла торган Кеше булып калуларын теләде. Шулай ук республика дәрәҗәсендә районның абруен күтәреп, җәмәгать тормышында катнашкан актив укучы кызларга рәхмәт әйтте. “Эдем” ЧҖҖ вәкиле Мәгъсүм Фатыйхов аларны үзләренә эшкә чакырды.
Чыгарылышны көтмичә армиядә хезмәт итәргә киткән егетләр өчен дипломнар һәм бүләкләрне аларның әниләре алды. Колледжның педагогия коллективы да читтә калмады, укуда, спортта һәм җәмәгать тормышында уңышка ирешкән Кудасов Владислав һәм Ипполитов Сергейның әниләре “Яхшы уллар тәрбияләгән өчен” грамоталары белән бүләкләнделәр.
Ахырдан колледжны тәмамлаучылар Алинә Нуриманова, Сергей Ипполитов һәм Андрей Степанов укытучыларга рәхмәт әйттеләр, ә беренче курста укучыларга уку йортларын бизәп торачак аквариум бүләк иттеләр. Беренче курста укучылар аларга җавап итеп колледж гимны башкардылар, өлкән иптәшләренең байрагын һәм традицияләрен кабул итеп алдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Лебяжье авылында шәхси торак төзелеше өчен 519 яңа участокка газ сузу башланды
Алексеевск районында Лебяжье авылы территориясен комплекслы төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Алексеевскида 12 майда һава торышы
Көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
Җиңү көне алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Алексеевск районында яшәүчеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады
Аның исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләренә бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырылды.
10
май, 2026 ел
Алексеевск районында чәчү эшләре кыза бара: планнан 43% чәчелгән инде
Алексеевск районында язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәр аяз сәгатьне файдаланып, тәүлек буе эшлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз