Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
«Балалар бакчасыннан белергә!»
2012 елның 4 июле, чәршәмбе
Узган пәнҗешәмбедә “Әтәчкәй” мәктәпкәчә балалар учреждениесендә “Мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны дәүләт телләренә өйрәтүдә яңа ысуллар” дигән зона семинары нәкъ менә шул девиз астында булып узды, анда республиканың 11 районыннан килгән 50дән артык балалар бакчасы мөдире, татар теле тәрбиячеләре һәм мәгариф бүлекләре белгечләре катнашты.
Семинар башында эксперимент режимында яшәүче “Әтәчкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балаларның ике телдә чыгыш ясавын үз эченә алган иҗади номер күрсәттеләр. Һәм бу символик, чөнки ике тел дә гамәлдә булган республикада ике мәдәнияткә дә тигез дәрәҗәдә игътибар бирергә кирәк. Семинарны алып баручылар, алар арасында мәгариф министрлыгы белгечләре, Казан шәһәре балалар бакчалары җитәкчеләре бар иде, бу елның 1 сентябреннән кертеләчәк белем бирү программасы турында җентекләп сөйләделәр. Программаның төп максаты шул, балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә 2 телне–рус һәм татар телләрен белергә тиешләр.
Семинарда яңа алымнар һәм методикалар турында сүз барды. Тел мохитен формалаштыру өчен яңа материаллар аудио, видео, нәфис һәм уку әдәбиятын, шулай ук ТНВ каналында чыга торган “Әкият” телетапшыруын үз эченә ала. Программаны гамәлгә ашыру өчен “Союзмультфильм”нан кайбер мультфильмнарны татар теленә тәржемә итәргә махсус рөхсәт алынды. Моннан тыш, үзебезнең мультфильмнар да төшерелә. Балалар бакчасыннан чыкканда һәр бала–167, ә башлангыч мәктәптән чыкканда 617 яңа сүз белергә тиеш. Бу фәнни тикшеренүләр белән нигезләнгән. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Гөлнур Манюрова болай диде: “Яңа уку елына ТРның барлык балалар бакчалары да тиешле укыту-методик комплекс һәм проекцион техника (мультимедиа проекторы һәм экран) белән тәэмин ителәчәк”.
Мәктәпкәчә балаларны укытуда татар теленә генә түгел, ә бәлки рус теленә дә мөһим игътибар бирелә, чөнки халкы нигездә татар телендә сөйләшүче районнарда тел барьеры бик нык сизелә, диде Казан педагогия училищесы укытучысы Гаффарова Сабилә. Балалар бакчаларын тәмамлап чыгучылар тәрбиячене аңларга, үз фикерләрен әйтә, гади генә хикәя төзи алырга тиешләр.
Эш шулай ук педагоглар укытып чыгаручы учреждениеләр белән дә алып барыла: балалар бакчаларына укытылган, әзерлекле кешеләр килергә тиеш. Ә тәрбияче тел тирәлеген булдырсын өчен дәүләт телләрен белмәүче хезмәткәрләргә махсус курслар программасы эшләнде. Бүген 6086 балалар бакчасы хезмәткәре татар телен белми, 8914е белә. Хәзер нәтиҗәлелек картасында ике телне дә белү исәпкә алыначак. Mon. Tatarstan.ru сайтында “Мәктәпкәчә белем” бүлегендә бөтен кирәкле мәгълүматларны табарга мөмкин.
Семинар азагында анда катнашучылар марттан бирле узучы экспериментның арадаш нәтиҗәләрен ясадылар. Менә шулай барлык мәгариф учреждениеләрендә күрсәткечләр уртача, бу программаның нәтиҗәлелеге турында сөйли.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
Лебяжье авылында шәхси торак төзелеше өчен 519 яңа участокка газ сузу башланды
Алексеевск районында Лебяжье авылы территориясен комплекслы төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Алексеевскида 12 майда һава торышы
Көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
Җиңү көне алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Алексеевск районында яшәүчеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады
Аның исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләренә бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырылды.
10
май, 2026 ел
Алексеевск районында чәчү эшләре кыза бара: планнан 43% чәчелгән инде
Алексеевск районында язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәр аяз сәгатьне файдаланып, тәүлек буе эшлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз