Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Изге эз калдырырга
2012 елның 29 июне, җомга
Михаил Константинов һәм Николай Семеновларның шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү узган дүшәмбедә, шагыйрьләрнең кече ватаны – Чуваш Майнасында үтте.
Бәйрәм Чувашстан Республикасының Алексей Талвир исемендәге әдәби премиясе лауреаты, районның мактаулы гражданы Михаил Константиновның 85 яшьлегенә багышланган тантана белән ачылып китте. Ишле крестьян гаиләсендә туып-үскән Михаил Петрович бөтен йөрәге һәм күңеле белән үз төбәген һәм якташларын яраткан. Элекке укытучы, Түбән Татар Майнасында мәктәп директоры, “Победа” колхозы партоешма секретаре,”Заря” колхозы рәисе, хәзерге көндә Чуваш Майнасы авыл җирлеге ветераннар советы рәисе үз шигырьләрендә Ватанга, туган теленә дан җырлый, яшәү, тормышка карата үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтеп бирә. Шуңа күрә дә китабы юкка гына “Жизненные ухабы” дип аталмый.
“Михаил Петрович китаплары–игелек һәм мәхәббәт хисләре үрнәгендә безнең балалар тәрбияләнәчәк. Бу рухи мирас. Хисләреңне һәм фикерләреңне кәгазьгә төшерә алу сәләте һәркемгә дә бирелми. Язганнары өчен рәхмәт. Шундый кешеләребез булганы өчен рәхмәт”,– диде Владимир Козонков үзенең котлау чыгышында юбилярга һәм аның авылдашларына мөрәҗәгать итеп. Аның фикерен Татарстанның Чуваш иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе Геннадий Яковлев дәвам итте:”...Ул үз халкы тарихын яза. Аның һәрчак әйтер сүзе бар...”.
Шагыйрьне тормы-шының мөһим вакыйгасы белән котларга дип бөтен авыл җыелган иде. Ул көнне авторның төрле елларда язылган, әмма ачык һәм гадел, шуңа күрә һәрчак актуальлеген югалтмаучы шигырьләре яңгырады.
Тантаналы чара чуваш шагыйре Николай Семеновның “Тепло сердца” исемле тагын бер шигырьләр китабын тәкъдир итү белән билгеләп үтелде. Җыентыкка тупланган 60 шигьри әсәр совет чоры елларындагы чувашлар тормышын чагылдыра, ачык итеп шагыйрь туган ягының чын гүзәллеген сөйләп бирә. Николай Сергеевич – авыл кешеләренә шулай ук яхшы таныш булган табигать турындагы картиналар авторы да.
Үз якларын, үз телен яраткан кече күңелле кешеләр яшәгән Чуваш Майнасының кунакчыл җире талантларга бай. “Талантлы кешеләр яшәгән Чуваш Майнасы минем өчен туган авылым кебек. Хәзер сезнең өч шагыйрегез (Михаил Константинов, Лидия Угахина һәм Николай Семенов, авт.),–дип соклануын белдерде тәкъдир итүгә килгән Чувашстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Чувашстан иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе, язучы Михаил Юхма. –Әлеге китаплар районнан читтә дә танылсын, яшь талантлар барлыкка килсен иде”.
Иҗади хезмәттә һәм җәмәгать эшендә зур уңышларга ирешүләре өчен Михаил Петрович Константинов һәм Николай Сергеевич Семенов Чувашстан иҗтимагый-милли үзәгенең Мактау грамотасы һәм Чувашстан Республикасы Язучылар берлегенең грамотасы белән бүләкләнделәр.
Михаил Константинов шулай ук Чувашстан әдәбияты аксакалы мактаулы исеменә лаек булды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Кыйммәтле милекне артык түләмичә сатып алуның яңа ысулы
2024 елда Татарстан Республикасында ачылган банкротлар милкен сату буенча пилот проекты, «Банкротлар милке витринасы» (ВИБ) сервисы актив рәвештә киңәюен дәвам итә.
Алексеевскида 11 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава.
9
июнь, 2026 ел
Алексеевскида этләрне бушлай стерилизацияли башлаячаклар
Этләрне стерильләштерү күзәтүчесез хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк
Алексеевскида 10 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз