Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Беренче чемпионатта «көмеш»
2012 елның 25 июне, дүшәмбе
Беренче тапкыр IX “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында Алексеевскида бадминтон буенча ярышлар узды.
23 һәм 24 июньдә призлы урын алу өчен Бадминтонны үстерү үзәге өченче мәктәп спорт залына 22 районнан йөзгә якын ракетка һәм волан яратучылар җыелды. Безнең районны Җаббарова Миләүшә, Веретенников Павел, Осянин Максим (барысы да аграр колледждан) һәм Түбән Тигәнәледән Хамматов Салават яклады.
Уенның беренче көнендә барлык командалар да 5 төркемгә бүленде. Катнашучылар күп булу сәбәпле, уеннар кичкә кадәр сузылды. Үз төркемнәрендә җиңүчеләр финалга чыктылар һәм икенче көнне үзара уйнадылар. Ял көне Алексеевск, Мөслим, Зәй, Кукмара һәм Балтач командалары җиңүчеләре ачыкланды. Кискен уеннардан соң өченче урында балтачлылар булды, көмешне мәйдан хуҗалары яулады, ә беренче урында – Кукмара командасы.
Турнирның җиңү-челәре, Кукмарадан килгән балалар, уеннар тәмамлангач, Алексеевск спортчыларына чын күңелдән кызыгуларын әйттеләр, чөнки район җитәкчелеге тарафыннан бадминтонга зур игътибар бирелә: ”Сездә һәр мәктәптә уйныйлар, бездә бер генә секция, шунда өч ел шөгыльләнәбез инде. Ә сезнең балалар белән уйнарга бик авыр булды. Узган ел алар начаррак уйнаган иде”–дип белдерде уйнаучы тренер Мөнир Гыймадиев.
Район башлыгы В. Козонков, уенда катнашучыларны котлап, бүгенге уенда җиңүчеләрнең Казан шәһәрендә узачак Универсиада уеннарында берсе булса да катнашачагы, әлеге спорт төре үссен өчен барлык шартлар да тудырылачагы, аны елның теләсә кайсы вакытында да уйнарга мөмкин булачагы турында әйтте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Коры Көрнәле авылындагы китапханә китап фондын тулыландырды
Укырга яратучылар өчен яхшы хәбәр: Коры Көрнәле авылы китапханәсе яңа басмалар белән тулыланды.
5,8 мең гектардан артык: «Алга» ҖЧҖендә көнбагыш чәчүгә керештеләр
«Алга» ҖЧҖендә чәчү кампаниясендә иң мөһим культураларның берсе булган көнбагыш чәчүгә керештеләр.
26
апрель, 2026 ел
УРАМ бөтен Татарстан Республикасы буенча амбассадорлар программасын башлап җибәрә
Без урам культурасына җәлеп ителгән һәм аны үзләрендә үстерергә: чаралар үткәрергә, кешеләрне берләштерергә һәм инициативалар башлап җибәрергә теләгән амбассадорларны — локаль лидерларны эзлибез.
25
апрель, 2026 ел
"Элита" коллективы фестивальдә янә беренче урынны яулады
Район мәдәният йортының «Элита» үрнәк эстрада-хореография коллективы эстрада сәнгатенең «Созвездие–Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә «Хореография»номинациясендә 1 урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз