Бу елның февралендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе торак биналарга 5580 сатып алу-сату килешүен теркәде, аларның 1954 е – Казанда, торак булмаган биналар - 713 (378 е – Казанда) һәм 2696 җир кишәрлекләренә (шуларның 706 сы – Казанда). 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры барлыгы 16 839 сатып алу-сату килешүе теркәде, шул исәптән Казанда 5 661. 2019 елның февралендә кредит килешүләре буенча теркәлгән ипотекаларның гомуми саны 6125 (Казанда – 2 406) тәшкил итте. Бу - быелның гыйнварындагыдан 18,4 процентка күбрәк. Шуның белән бергә торак биналарга килешүләр саны 4560 (Казанда – 1834), торак булмаган биналарга – 313 (Казанда – 47) һәм җир кишәрлекләренә 1252 (Казанда – 525) тәшкил итте. Барлыгы 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры кредит килешүләре буенча - 11 297, шулардан Казанда 4 285 ипотека теркәде. 2018 елда әлеге күрсәткечләр 11 909 һәм 4942 тәшкил иткән иде.
Теркәлгән өлешләп катнашу килешүенә килгәндә, биредә элеккечә үк шактый үсеш күзәтелә. Мәсәлән, бу елның февралендә теркәлгән өлешләп катнашу килешүенең гомуми саны 1796 тәшкил итте, бу - 2018 елның февралендәгедән 34 процентка күбрәк. Тулаем узган ел белән чагыштырганда үсеш 31,7% булды, 2019 елның ике аенда 3330 өлешләп катнашу килешүе теркәлде, 2018 елда шул ук чорга 2529 килешү теркәлгән иде.
Тулаем алганда 2019 елның ике аенда теркәлгән хокуклар, хокукларны чикләү, күчемсез милек объектларының обременениедә булуы 121 456 тәшкил итте.