Очрашуга Алексвеевск районыннан тыш, Аксубай, Чистай, Яңа чишмә, Спас һәм Әлки районнарыннан вәкилләр килде. Эшлекле әңгәмә барышында (аның төп максаты өлкән кешеләр турында кайгырту тәҗрибәсен уртаклашуга кайтып калды) муниципалитет башлыгы Владимир Козонков кунакларга ветераннар, сугышта катнашучылар һәм пенсионерларнын тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эш турында сөйләделәр. Атап әйткәндә, ул игътибарны районда гамәлдә булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасына юнәлдерелде, аның нигезендә Просторная урамында тулы бер микрорайонны төзү дәвам иттереләчәк.
Сүз шулай ук өлкән гражданнарның тереклек эшчәнлеге өчен тудырылган һәм тудырыла торган башка шартлар, эшләре турыдан-туры картларны яклауга юнәлдерелгән структураларның бергәләп тыгыз хезмәттәшлек итүе турында да барды. Картлар турында кайгырту эшенз халыкны соөиалҗ яклау фонды шактый өлеш кертә. Ул күрсәтә торган хезмәтләр, районда гамәлгә ашырыла торган "Уңайлы мохит" һәм "Компьтер ликбез"ы программалары турында социаль яклау начальнигы Елена Хәмзина сөйләде. Ул, өлкән кешеләргә торле чаралар, шул исәптән спорт чаралары актив тормыш алып барырга һәм яңа көч тупларга булыша, дип өстәде. "Без үткәрә торган ботен эш беренче чиратта өлкән гражданнарны яклауга юнәлдергән булырга тиеш",- дип басым ясап әйтте үз чыгышында ветераннарның республика оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.
Семинар район узәге һәм район буенча экскурсияләр белән тәмамланды. "Оешма бик ошады, узебезгә күп кенә файдалы нәрсәләр белдек. Монда күрсәтер әйберләр бар. Районда башлык ярдәмендә күп эшләнә", - диде Яңа Чишмә районы вәкиле күргәннәре һәм ишеткәннәре турында.