Океан арты кунаклары

2012 елның 1 июне, җомга

Дүшәмбе көнне Айова штатыннан Америка фермерлары Россия буйлап танышу сәяхәте барышында эшлекле визит белән Алексеевск районында да булдылар.

Визитның төп максаты ТРның алдынгы фермер хуҗалыклары, шул исәптән Илшат Гомәровның крестьян хуҗалыгы һәм Рәмис Сөниевның атлар үрчетү буенча гаилә фермасы белән танышу иде. Кунакларны техникадан файдалану һәм агротехнологияләрне куллану мәсьәләләре кызыксындырды. Гомуми проблемаларны караганда, фуражлык ашлыкны сату бәясеннең Көнбатышта - тоннасы 180, ә бездә 130 доллар булуы ачыкланды, Татарстанда бик уңайлы шартлар булмау сәбәпле уртача уңышлылык ике тапкыр кимрәк.

Океан арты фермерлары күргәннәргә гаҗәпләнделәр, ә Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы бүләк иткән сөлге ерак Америкада безнең районны хәтерләтеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International