Татарстан Росреестры видео кабул итүгә гаризалар кабул итә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Татарстан Росреестры гражданнарга уңайлы булсын өчен үз эшчәнлегенә  заманча технологияләр кертә, алар вакытны шактый янга калдырырга, Татарстан Росреестры җитәкчелегенә кабул итүгә skype сервисы ярдәмендә эләгергә мөмкинлек бирә. Ә инде гаризагыз тиз арада каралсын һәм сез Татарстан Росреестры җитәкчелегенә видео кабул итүгә тизрәк эләксен өчен аны skype@rosreestr.org электрон адресына җибәрергә кирәк.

Җитәкче белән видеоэлемтә аша элемтәгә керү өчен Skype  коммуникацион программасын куярга һәм теркәлергә кирәк. Компьютерыгыз  микрофон  һәм веб-камера белән җиһазланган булырга  тиеш. Программаны эшләтеп җибәргәч,  менюның өстәге  юлында ачылган “Новый     контакт” исемлегендә “Контакты”ны сайлап алыгыз. «rosreestr.tatarstan»ны кертегез һәм “Найти” төймәсенә  басыгыз. Аста туры килүләр исемлеге пәйда булачак, кирәклесен сайлап алыгыз һәм “Добавить” төймәсенә басыгыз. Хәзер Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе сезнең контактлар исемлегендә  «Skype» тәрәзәсенең сул ягында килеп чыгачак.  Шалтырату өчен исемлектәге кирәкле контактны сайлап алыгыз һәм «Видеозвонок» төймәсенә басыгыз.

Видео кабул итүдә һәр катнашучыга гариза бирергә кирәк, анда  ФИО, Skype логины, өй яки кәрәзле телефон номерлары, e-mail (электрон адрес) һәм үзегез бирергә теләгән сорау булырга тиеш.

Матбугат хезмәте

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International