Балаларның ял итүгә һәм сәламәтлекләрен ныгытуга хокукларын гамәлгә ашыру, балаларның җәйге ялын оештыру буенча гражданнарга консультация ярдәме күрсәтү өлкәсендә даими проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатында 2018 елның 11 маенда иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча “кайнар линия” эше оештырылачак.