Шул ук вакытта район үзәгендә Социалистик Хезмәт Герое Серафим Исаевка истәлек тактасы ачтылар. Ачылыш бистәбезнең Серафим Исаев укыган 1 нче мәктәбендә булды. Беренче мәктәпне тәмамлаучы озак еллар Улан-Удэда авиация заводын җитәкли, өч тапкыр СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1914 елның 22 октябрендә (башка мәгълүматлар буенча 22 декабрьдә) Россия империясенең Алексеевск авылында туа. 1935 елда Казан авиация институтына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң 1941 елның 21 февраленнән Улан-Удэ авиация заводында эшли башлый. 1945 елның сентябреннән 1948 елның апреленә кадәр кадрлар бүлеге начальнигы була. Аннары технологтан алып, цех начальнигына кадәр производство сукмаклары уза. 1950-1956 елларда – производство начальнигыннан алып баш инженерга кадәр күтәрелә. 1957-1975 елларда Серафим Иванович предприятиегә аның директоры сыйфатында җитәкчелек итә. 1975-1989 елларда баш инженер урынбасары булып эшли. Директор булганда Исаев авиазавод хезмәтчәннәре өчен инфраструктура булдыруга күп игътибар бирә, аның катнашында Бурятия АССРда беренче йөзү бассейны, “Рассвет”мәдәният сарае төзелә, 1971 елда Көнчыгыш бистәсе төзелә башлый. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, өч тапкыр 7-9 нчы чакырылыш СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.