Соловьева Прасковья Владимировна үз юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 31 марты, шимбә

Людмила Шаброва аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырды.

Прасковья Владимировна Ульян өлкәсенең Шмелевка авылында туа. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Ул үзенең яшьтәшләре белән бергә «Приволжский» совхозында эшли, ә кичләрен мәктәптә укый. Сугыштан соң 1950 елга кадәр Идел буеның урманнарны саклау станциясендө төрле эшләрдә һәм хисапчы булып эшли.

 1950 елда сеңелесе янына Сахаровка авылына күчеп килә. Кияүгә чыга. Ире белән 57 ел яшиләр. Өч бала тәрбияләп үстерәлөр. Пенсиягә чыгар алдыннан Прасковья Владимировна “Красный восток” совхозында бозаулар карый, төрле эшләрдә йөри. Дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International