“Игелеклелек һәм хөрмәт көне”

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 28 сентябрьдә, Алексеевскида “Игелеклелек һәм хөрмәт көне” булып узды, анда партияле пенсионерларны Өлкәннәр көне белән котладылар, шулай ук яшь гвардиячеләр аларның өйләре янындагы территорияләрне җыештыруда булыштылар.

“Игелеклелек һәм хөрмәт көне” акциясе “Өлкән буын” федераль партия проекты кысаларында узды.

Партиянең Алексеевскидагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты Өлкәннәр көне алдыннан аеруча да актив җиде өлкән буын вәкилен котлады. Алексеевск бөтенруслылары кайчандыр үзләренең остазлары булган кешеләрнең өйләренә бардылар һәм азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Яшь гвардиячеләр читтә калмадылар һәм ялгыз картларга  өйләре янындагы территорияне җыештыруда булыштылар.

– Бүген үткәрелә торган акциядә “Игелеклелек” һәм “хөрмәт” сүзләренең булуы юкка гына түгел, – ди партиянең Алексеевскидагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Шигаева. – Яшь гвардиячеләребезнең  иң тәҗрибәле  партиялеләренә өй эшләрендә булышырга теләүләре тагын бер кат яшьләрнең өлкән буынга битараф булмавын һәм хөрмәтен күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International