Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге капиталь төзелеш объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә рөхсәт бирүне башкара.
Шул ук вакытта 04.08.2009 елгы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 51 ст.17 п 1_1 пунктчасы белән индивидуаль торак төзелеше объектларын төзүгә реконструкцияләүгә рөхсәт бирү кайбер очракларда таләп ителми.
Күрсәтелгән кодексның 51_1 ст. 1 п. нигезендә, индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү максатларында, төзүче индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында (алга таба - планлаштырыла торган төзелеш турында хәбәрнамә) хәбәр итә.