Еш бирелә торган сораулар

Торак йорт төзелешен тәмамлау һәм торак шартларын яхшырту өчен яшь гаилә программада ничек катнашырга мөмкин? Торак урынына мохтаҗ буларак исәпкә кую өчен нинди документлар исемлеге кирәк?

Әлеге программа «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Программада катнаша алалар:

- авыл җирендә даими яшәүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган гражданнар, яшь белгечләр һәм яшь гаиләләр;

- социаль түләү алу хокукына ия булучылар категорияләре

 исемлеге буенча, эшләүче гражданнар, яшь белгечләр һәм яшь гаиләләр.

Программада катнашу өчен түбәндәге исемлек буенча документлар пакетын тапшырырга кирәк:

Паспортның оригиналы һәм күчермәсе;

Эш урыныннан белешмә;

Туу турында таныклык ,оригиналы һәм күчермәсе;

Никах турында таныклык, оригиналы һәм күчермәсе;

БТИдан гаиләнең балигъ булмаган барлык әгъзаларына милектә торак булу турында белешмә.

Тулырак мәгълүматны Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетында түбәндәге адрес буенча белергә була: ТР, Алексеевск районы, штб. Алексеевск, Совет мәйданы, 1 йорт, телефон 8(84341) 2-41-57, (8-00 дән 17-00 гә кадәр , төшке аш 12.00 дән 13-00 гә кадәр, шимбә һәм якшәмбедән кала).

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International