Фоторепортажи и публикации

 

“Нәни туташ – Алексеевск районы”

Ел саен район мәдәният йортында “Нәни туташ – Алексеевск районы” исемле гүзәллек һәм талантлар балалар конкурсының финалы  уза, аны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән мәдәният бүлеге оештыра. Быел район мәдәният йорты сәхнәсендә җиңүче таҗы өчен 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 16 нәни чибәр ярышты.

Конкурста катнашучыларның һәркайсы традиция буенча “визит карточка”сын тәкъдим итте һәм үзенең сәләтен күрсәтте. Кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Конкурсантларның берсе хәтта фокуслар да күрсәтте. Соңгы турда нәни принцессалар үзләренең бал күлмәкләрен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә жюри әгъзалары “Нәни туташ – Алексеевск районы” таҗын Урта Тигәнәледән унике яшьлек Регина Шиһамовага бирергә карар итте. Район үзәгеннән ун яшьлек Анастасия Егорова – “Нәни туташ – Алексеевск”,  Савинск бистәсеннән  сигез яшьлек Ульяна Иванова – “Беренче принцесса” һәм Биләрдән унбер яшьлек Динара Шакирова “Икенче принцесса” булды. Конкурс финалында бер генә кыз да бүләксез калмады. Бөтен кызлар да төрле махсус номинацияләр – “Очарование”, “Матурым”, “Улыбка”, “Нежность”, “Надежда”, “Солнышко”, “Звездочка”, “Весна”, “Актриса”, “Талант”, “Умница”, “Золотой голос” номинацияләрендә билгеләп үтелделәр. Һәр катнашучы, диплом һәм диадемадан тыш, тагын бүләкләр дә алды.

Чара тәмамлангач, мин Регина Шиһамова һәм аның әнисе Люция Рәис кызы белән сөйләштем:

      Бу бәйгегә  Регина бик җиңел  әзерләнде, – ди Люция. – Ул кечкенә чагыннан ук бию төркеменә йөри һәм барлык концертларда да бик теләп һәм яратып  катнаша. Шуңа күрә аңа бу конкурста катнашырга да авыр булмады. Дөрес, ул башланганчы кызым бик дулкынланды: сүзләрне онытмыйча, ничек матур итеп чыгыш ясау турында гына уйлады. Ләкин, бәхеткә, кызыбыз үзен бик әйбәт яктан күрсәтә алды, һәм бу безгә бик ошады.

      Конкурста миңа катнашырга булышкан кешеләр аркасында, – ди рәхмәт хисләре белән Регина, – мин анда уңышлы чыгыш ясый алдым. Мондый нәтиҗәгә ирешермен, дип уйламаган да идем, чөнки бөтен кызлар да бик матур һәм җитез иделәр. Бу конкурста  катнашу миңа үземә карата ышанычымны арттырды, шуның өстенә мин бик күп уңай тәэсирләр алдым.

 

Мәдәният хезмәткәрләре көне

28 мартта район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булды.
Мәдәният кешегә мәхәббәт, хуш ис, тормыш һәм гүзәллекнең бергә кушылуы дигәнне аңлата. Мәдәният тормыш стиле булып тора, ул тормышның үзен тудыра. Мәдәният ярдәмендә шәхеснең никадәр тәҗрибәле һәм җаваплы икәнен күрә алабыз.

Залда утыручыларга бәйрәм сүзләре белән Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков мөрәҗәгать итте: “Барыннан да элек, әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең һәммәсен дә: әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен, музейлар, китапханәләр, авыл клублары хезмәткәрләрен Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котларга телим. Сез бар булганыгызны әлеге һөнәргә, көчегезне, белемегезне, вакытыгызны һәм талантыгызны  шушы вазыйфага бирәсез.

 Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителгән бу елда сезнең, һичшиксез, эшләрегез дә,  яңа бурычларыгыз да артты. Бездә күргәзмәләр, яңа кыйммәтләребезне алга чыгару белән бәйләнгән өстәмә чаралар үткәрелә. Андый чаралар районда шактый күп.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм, иң мөһиме, мәдәниятнең тормышыбызның, яшәешебезнең, районыбызның барлык өлкәләренә үтеп керүен телим.

Һөнәри бәйрәм көнендә районның иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды, анда алар Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм дипломнар  алдылар. Чара бик матур  бәйрәм концерты белән дәвам итте. Концертта «Радужная фантазия» коллективы, Биләр авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, Илюшиннар гаиләсе, Гөлфәния Казилова, аккордеончылар дуэты, «Глория» бию коллективы, «Элита» эстрада-хореография коллективы һәм күп кенә башкалар чыгыш ясады.

 

“Каршылыкларсыз кино”

 

 

Өченче көн “Кама” кинотеатрында “V Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале кайтавазы”ның республика туры булып узды.

 

Чара кысаларында тамашачылар (алар арасында аграр колледж студентлары, мәктәп укучылары һәм кинематографны яратучылар да бар иде) берничә уен һәм кыска метражлы документаль фильмнарны күрделәр. Программаны “Иман” продюсерлык үзәгенең яшь авторлары төшергән “Болгар” фильмы ачып җибәрде. Заманча санлы технологияләр файдаланылган әлеге картинада күчмә халыклар күчеп утырганнан алып бүгенге көнгә кадәрге борынгы шәһәр тарихы турында сөйләнгән. Узган елгы I район һәвәскәр һәм яшьләр киносы призеры “Огненные версты любви” фильмы да (авторы – Алексей Вангаев) күрсәтелде.


Яшь режиссер һәм сценарист Александра Сенчюкова 2013 елның көзендә Казанда булып узган Халыкара фестивальдә төрле номинацияләрдә иң яхшылар дип табылган берничә эшен тәкъдим итте. Тамашачылар бер-бер артлы узып киткән вакыйгалардан соң Бесландагы фаҗигале хәлләрдән соң ир һәм кыз туганның ничек очрашуы турындагы чын тарихны күрделәр, наркотик бәйлелеккә каршы эшнең ничек алып барылуын белделәр, балалар йортында тәрбияләнүчеләр телефон камерасына яздырып алган мәхәббәт тарихын карадылар. Яшь авторлар, “Мяч” картинасында хәзерге малайлар һәм кызларның традицион балалар уеннарын уйнарга  теләмәүләрен, ә телефоннарга һәм планшетларга мөкиббән китүләрен яки абзарлар артында качып тәмәке төтәтүне артык күрүләрен күрсәтеп, балаларның пассивлыгы темасына кагылып үттеләр. Әлеге картина авторы, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенткасы Анастасия Одинцова алексеевскилыларга фильмны төшерү тарихы турында сөйләде.


Тамашачыларга котлау сүзе белән фестиваль һәм “ИМАН фильм” продюсерлык үзәге директоры Кузьма Морозов мөрәҗәгать итте, ул район җитәкчелегенә һәвәскәрләр киносына ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте.


– Алексеевск һәвәскәрләр киносы фестивале – үзенә күрә уникаль, чөнки шундый чаралар республикада бары тик Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә генә үткәрелә. Безнең фестивальдә, шуннан соң Халыкара фестивальдә дә яңа эшләрне күрү күңелле булачак.


Район башлыгы исеменнән Кузьма Морозовка алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итү йөзеннән Рәхмәт хаты тапшырылды. Картиналарны күрсәтүдән соң чара тәмамлангач, залда кино сәнгатен яратучы кешеләр генә калды, режиссер Николай Морозов алар белән иҗади очрашу үткәрде, ул анда документаль кино нигезләре турында сөйләде. Сүз уңаеннан, Николай Алексеевич – моннан 20 еллар элек Алексеевск районы турында фильм төшергән беренче автор.


– Мәктәп тәнәфесе кебек гади генә вакыйганы да, кем шуның белән яши – шул гына төшерә ала, – дип серләре белән уртаклашты яшь кинематографистлар белән режиссер. Аңлагыз, сез вакыйгалар уртасында кайныйсыз, аларга бераз башкача гына карарга кирәк. Күргәннәр турында сезнең белән тамашачының да уйлануы мөһим. Мин сезнең шәхес булуыгызны телим.


“Бердәм Россия” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина хәбәр иткәнчә, “Каршылыкларсыз кино” партия проекты кысаларында узучы әлеге чара яшьләр кинематографын үстерүгә яңа импульс бирәчәк:


– Бүген бездә бер фикер туды, җәйгә “Сәләт” яшьләр форумын үткәргәндә район һәвәскәр кино фестивале җиңүчеләре мәдәният университеты студентлары белән бергә палаткалы лагерьда яшәп, Биләр турында фильм төшерсеннәр иде. Бу ниятебез кайчандыр безнең фестиваль кебек, тормышка ашар, дип уйлыйм.
 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 2 октябре, 15:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International