Айрат Хәйруллин: «Начар сыйфатлы продуктны кибет киштәләреннән мәҗбүри тәртиптә алырга кирәк”

2017 елның 18 августы, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы техник регламент таләпләренә туры килмәүче ашамлыкларны юк итүне күздә тотучы закон проекты әзерләде.

Ведомствоның тәкъдиме әлегә башкарма хакимиятнең федераль органнарында килешүдә тора. Депутатлар закон проектын хупларлармы?

РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары  Айрат Хәйруллинның фикере мондый: «Начар сыйфатлы продуктны кибет киштәләреннән мәҗбүри тәртиптә алырга кирәк. Башкача тәртип урнаштырып булмаячак, штрафлар гына булышмаячак».

Айрат Хәйруллин, кеше сәламәтлегенә зыян сала торган ашамлыклар юк ителергә тиеш. Әгәр алардан зарар булмаса, андый ашамлыкларны промышленностьта яңадан эшкәртүгә  җибәрергә кирәк, дип исәпли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International