Алексеевск балалары «Фәнсар»да булып кайттылар

2017 елның 18 августы, җомга

“Фәнсар”да  “Сәләт-Имәнкәй”нең чираттагы сменасы оештырылды. Быел ул икенче тапкыр уза.

“Фәнсар”да булып, без быелгы сменаның туган як тарихын һәм халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнүен белдек.  Хәзер бу лагерьдә сиксәннән артык бала ял итә. Төп состав – безнең район балалары, алар “Сәләт” киңлегендә  вакытларын беренче тапкыр үткәрәләр.

Ял программасы бик бай: тәкъдир итүләр, квизлар, КВНнар, квестлар һәм күп кенә башкалар. Биредә ял итү вакытында балалар сәламәтлекләрен генә ныгытып калмыйлар, ә бәлки бер-берсе белән аралашудан уңай хис-тойгылар да  алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International