Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Россия федераль салым хезмәте милек салымнары буенча исәпләүләр һәм бурычлар турында  мәгълүматны  оператив төстә алу максатларында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисыннан (www.nalog.ru) файдаланырга тәкъдим итә.

Сервис милек объектлары һәм транспорт чаралары, исәпләнгән һәм түләнгән салым түләүләре, бурыч һәм артык түләүләр турында көнүзәк  мәгълүмат алырга;  түләү документларын формалаштырырга;  салымнар буенча исәпләнгән акчаны түләргә;  3-НДФЛ формасы буенча декларация тутырырга һәм аның камераль тикшерү статусын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә.

Күрсәтелгән сервиска тоташу өчен сез (махсуслаштырылганыннан башка) шәхесне раслаучы документ  һәм физик затны исәпкә кую турында таныклык белән  (оригинал яки  күчермәсе) теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Сез шулай ук Россия федераль салым хезмәте сайтыннан (www.nalog.ru) әлеге сервиска тоташуга онлайн-гариза да җибәрә, шуннан соң инспекциягә шәхсән барып,  сервиста теркәлә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International