Алексеевск районында «Донор көне» булачак

2017 елның 11 августы, җомга

14 августта «Донор көне» булачак. Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Айдар Галиев «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе территориясендә (үзәк керү юлы) иртәнге 9 дан Республика кан салу станциясенең мобиль кан  әзерләү комплексы эшләячәген хәбәр итте.

Теләге булган кешеләрне кан бирергә чакырабыз. Үзең белән паспортың булу шарт.

Хәзерге вакытта заманча медицинада инновацион технологияләр, яңа буын препаратлар файдаланыла, ләкин сәламәтлек саклауның торышы аның учреждениеләрендә канның кирәк кадәр булуы белән билгеләнә. Тормышыбызда кан тапшырудан да игелеклерәк эш юк. Кан тапшыручы донор үзенең гражданлык бурычын үти.

Кешеләргә яшәүгә өмет бүләк итү - бәһаләп бетермәслек нәрсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International