Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатының алтын призерлары

2017 елның 11 августы, җомга

20 июльдән 24 июльгә кадәр Казахстанның Астана шәһәрендә  олы яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча  Дөнья чемпионаты булып узды. Татарстан спортчылары биш алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар

 Ике  иң югары бүләк яңадан Алексеевск спортчыларында. Габдеҗәлил  Сөләйманов һәм Илнар Закиров – дөнья чемпионнары!  Бу дөнья чемпионатында 30 илдән  350 дән артык көрәшче катнашты.

 62 килограммлы үлчәү категориясендә  Габдеҗәлил  Сөләймановка тиңнәр булмады. Финал ярышында спортчыбыз Кыргызстан көрәшчесен җиңде.

 Хәзер инде классик стильдәге билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Илнар Закиров 62 килограммлы үлчәү категориясендә каты финал ярышында Казахстан көрәшчесен җиңеп чыкты һәм  пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International