Яңа төзелештә фатирга милек хокукын ничек итеп рәсмиләштерергә

2017 елның 8 августы, сишәмбе
Икътисадтагы авыр заманнарга да карамастан, Татарстанда күп фатирлы торак комплекслар актив төзелә, ә аның кешеләре  яңа төзелешләргә бик  актив кушылып китә. Өй файдалануга тапшырылганннан һәм фатир ачкычлары алынганнан соң  нәрсә эшләргә кирәклеге турында Татарстан  Росреестры тәкъдимнәре.
Күп фатирлы торак өйне һәм  аңа керә торган фатирларны, торак биналарны, машина кую урыннарын (әгәр алар каралган булса), шулай ук  күп фатирлы өйнең уртак милкен файдалануга тапшырганнан соң алар бер үк вакытта дәүләт кадастр исәбенә куелырга тиешләр. Шуның белән бергә  объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән вәкаләтле орган гаризасы буенча исәпкә алу тормышка ашырыла.  Шул рәвешчә, хәзер фатирны исәпкә кую, узган еллардан аермалы буларак,  гражданнарның эше түгел, дип басым ясап әйтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затлар милкен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International