“Соры” хезмәт хакы” турында хәбәр ит

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Район кешеләре хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы яки аны конвертларда түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар.

Бу уңайдан  “Соры” хезмәт хакы”  юнәлеше буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәгълүматларны шулай ук район башкарма комитетының икътисад бүлегенә 2-37-61 һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 2-48-31 телефоннары буенча шалтыратып та тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International