17 июльдә кич белән, төнлә, 18 июльдә көндез һәм кич белән Алексеевск районы территориясендә урыны белән
- яшен булуы көтелә, кыска вакытлы, секундына 15-20 метрлы, 18 июльдә көндез һәм кич белән 23 метрга кадәр көчәючән җил;
- 18 июльдә иртән, көндез һәм кич белән көчле яңгыр.
Көнбатыш Кама аръягы буенча
Алмашынучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез. Көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер урыннарда яшен булуы ихтимал.
Җил көньяктан, көндез көнбатышка авышучан секундына 5-10 метрлы, көндез урыны белән 15-20 метрга, кайбер урыннарда 23 метрга кадәр көчәючән.
Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+19º,
Көндез һаваның максималь температурасы +25..+29º.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге” Федераль казна учреждениесенең гадәттән тыш хәлләр мониторингы һәм фаразлау бүлеге