Алексеевск районында “Хәбәрдарлык әрҗәләре” куелды

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре өчен әрҗәләр район үзәгендә берничә урынга – күп функцияле үзәкнең (Совет мәйданы, 2 нче йорт) беренче катына, “Карусель” әйберләр базарына (Павелкин урамы, 24) һәм үзәк район хастаханәсе поликлиникасына (Куйбышев урамы, 85) куелды.

Әллә инде кешеләребез ул әрҗәләрне күрмиләр, әллә аларның барлыгын белмиләр яисә җәмгыятьнең бу “авыру”ы белән бәйләнгән проблемаларны яктыртырга җөрьәт итмиләрме яки куркалармы икән? Һәрхәлдә бу ел буена ул әрҗәләрнең берсенә дә кешеләрдән мөрәҗәгатьләр килмәде.

Хатларны алу һәм әлеге мөрәҗәгатьләрне карау эшче төркем тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ришвәтчелек мәсьәләләре, хокукка каршы эш һәм эшне эшләгән  яки эшләргә ниятләүче кеше турындагы мәгълүматлар белән бәйләнмәгән яшерен мөрәҗәгатьләр карала, ләкин җавапсыз калдырыла.

Сүгенү сүзләре язылган мөрәҗәгатьләр эшкә беркетелми. Ә мәсхәрәләү сүзләреннән башка әле тагын хезмәт урынындагы кешеләр тормышына, сәламәтлегенә һәм милкенә, аларның гаилә әгъзаларына янаучы хатлар да була, алар тиешле органнарга тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез:  “кайнар линия” телефон номерлары да гамәлдә, алар буенча районның теләсә кайсы кешесе ришвәтчелек, коррупция, түрәләрнең эш урыннарыннан явыз ният белән файдалану турында хәбәр итә ала: 2-43-49 – район прокуратурасы, 2-43-98 – РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Алексеевск районындагы полиция бүлеге, 2-55-00 – район Советы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International