2017 елның 1 июленнән 03.07.2016, 290-ФЗ санлы Законы нигезендә контроль-кассатехникасын куллануның яңа срогы керде, ул исәп-хисаплар турындагы мәгълүматларны салым органнары адресына электрон рәвештә онлайн режимында тапшыруны күздә тота. Әлеге срокка сәүдә өлкәсендә эшләгән һәм элегрәк контроль-касса техникасын кулланган оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә булган контроль-касса техникаларын яңартырга яки аларны онлайн-кассаларга алмаштырырга кирәк.
Бүген яңа технология бөтен ил күләмендә эшли. Россия федераль салым хезмәте 850 меңгә якын онлайн-касса теркәде, бу максатлы контроль-касса техникасы паркының 75% ын тәшкил итә. Онлайн-кассалар көн саен Россия федераль салым хезмәтенә мәгълүматны 70 млн.нан артык чекта тапшырып торалар.