Дәүләт Думасы депутатлары үткәрә торган кабул итүләр алексеевскилыларда зур кызыксыну тудыра. Депутатка үз мәшәкатьләре белән 14 кеше мөрәҗәгать итте.
Гариза бирүчеләрне авыл җирлегендә чиркәү төзү проблемалары, төзелә торган өйгә коммуникацияләр сузу мөмкинлеге, җир пайларын сату һәм торак мәсьәләсендә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дулкынландырды.
Мәсәлән, Ялкын авыл җирлегенең Караваево авылында чиркәү торгызу турында карар кабул ителде.
Депутат мөрәҗәгать иткән һәркемне игътибар белән тыңлады һәм һәр сорауны җентекләп карады. Сорауларның бер өлеше эшкә алынды, аның нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрга законда билгеләнгән срокларда хәбәр ителәчәк.