Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасының тугызынчы утырышы 13 июньдә көндезге 12 дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашында узачак. Утырышка иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы, Алексеевск районының яшьләр парламенты рәисе А.А.Аброськина барачак.
Алда торган утырышның эш көне тәртибенә 10 мәсьәлә, шул исәптән ике республика закон проекты һәм биш федераль законнар проекты кертелгән.
Утырышта Россия Федерациясендә иреклеләр (волонтерлар) хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре каралачак һәм 23 майда Дәүләт Думасында яшьләр сәясәтенә багышлап үткәрелгән парламент тыңлаулары йомгаклары турында мәгълүмат тыңланачак.