Тизлек – бәланең сәбәбе

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Тизлекне арттыру торган саен күбрәк фаҗигаләрнең сәбәбенә әйләнә бара. Мәсәлән, безнең районда тизлек режимын арттыру аркасында соңгы дүрт айда сигез юл-транспорт һәлакәте булды, аларда ун кеше зыян күрде, бер кешенең гомере өзелде. Сигез һәлакәтнең бишесе тизлек режимын арттыру аркасында килеп чыкты. Зыян күрүчеләр алтау.
Очрашу барышында уку учреждениеләрендә, шулай ук район кешеләре арасында  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауны көчәйтергә карар ителде. Юл-транспорт фаҗигасендә еш кына һәр өченче җәяүле йә бала зыян күрә.
Моннан тыш, бик күп профилактик акцияләр һәм чаралар, шулай ук Тизлекне киметү көннәре үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International