12 майда Түбән Камада “Кама” сәламәтләндерү лагере базасында “Динамо” балалар фонды призына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Яшь патриот” хәрби-спорт уены булып узды.
Уенда җиде социаль учреждение командалары катнашты. Болар – Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Алексеевск районнарының ( “Кайгырту” приюты) балигь булмаганнар өчен балалар бакчалары, социаль приютлар. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар Җиңү Монументына чәчәкләр куйдылар.
Программа берничә бәйгене үз эченә алды: Алар арасында – “Санитар пост” (беренче медицина ярдәме күрсәтү), “Газлар” – противогаз киеп йөгерү, пневматик винтовкадан ату һәм граната ыргыту, “Хәрби эрудит” танып белү конкурсы. Ярышлардан соң балалар Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр.
Спорт уены азагында балалар солдат боткасы белән сыйландылар, ә шуннан соң бу көнне җиңүгә ихтыяр көче һәм җитезлек күрсәткән бөтен баланы билгеләп үттеләр.
Беренче урынны – Түбән Кама шәһәренең “Балкыш” социаль тернәкләндерү үзәге балалары, икенче урынны – Менделевск шәһәренең “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты командасы, өченче урынны Алексеевск ш.т.б. “Кайгырту” приюты тәрбияләнүчеләре алды.