Җиңү көне белән!

2017 елның 5 мае, җомга

 Кадерле якташлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

Бөек Җиңү көне белән иң эчкерсез котлауларымны кабул итегез! Россиядәге барлык бәйрәмнәрдән 9 нчы Май –  илнең иң төп һәм иң әһәмиятле бәйрәме. Чиктән тыш зур тырышлык белән  яу кырларында һәм хезмәт фронтында  ирешелгән Җиңү булмаса, киләчәк буыннарның язмышы нинди булган булыр иде икән. Кулларына корал тотып һәм завод станокларында эшләп Җиңүне якынайткан бабаларыбыз  һәм әбиләребез аркасында халкыбыз нык торды һәм басып алучыларны җиңеп чыкты, Европаны коллыктан азат иттте, тынычлык һәм ирек яулады.

 Җиңү көне – үзәккә үтә торган бәйрәм.  Без күз яшьләре белән  өйләренә әйләнеп кайтмаган, ә яу кырларында безнең бәхетле һәм якты киләчәгебез өчен башларын салган  әле мыек та чыгарга өлгермәгән малайлар һәм тәҗрибәле сугышчылар, санитаркалар, кыю очучы һәм зенитчы кызлар турында искә төшерәбез. Бу – дулкынландыргыч һәм күңелләрне тетрәндерүче бәйрәм, чөнки чын мәгънәсендә кыю, каһарман, батыр кешеләр генә бу көнне Җиңү Парадында катнашырга дип мемориаллар янына торган саен азрак киләләр. Бүген районыбызда алар 18 әү калды! Елдан-ел ирегебез өчен алларында баш ию, чәчәкләр бүләк итү, аларга  юмарт бүләкләре – тормышыбыз өчен рәхмәт әйтү, игътибар күрсәтү, ярдәм итү өчен азат итүче фронтовикларыбызның азайганнан-азая баруы бик аяныч һәм кызганыч.

 Хөрмәтле якташларым!

 Халкыбызның Җиңүе нинди кыйммәткә төшүе турында безнең онытырга хакыбыз юк. Без һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алырга һәм яшь буынны ватанпәрвәрлек һәм героик үткәнебезгә ихтирамлы караш рухында тәрбияләргә мәҗбүрбез. Без исән ветераннар турында кайгыртырга һәм сугыш дәһшәтләре кабатланмасын өчен үзебезгә бәйле булганның барысы да эшләргә тиешбез. Тагын бер кат барыгызны да истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 72 еллыгы, россиялеләрнең якты һәм яраткан бәйрәмнәре  белән котлыйм. Бөек, үлемсез батырлыклары, сабырлыклары, рухи көчләре, үз көчләренә һәм үз илләренә ышанганнары өчен барлык кадерле ветераннарыбызның һәм тыл хезмәтчәннәренең алларында баш иям һәм аларга иң эчкерсез рәхмәт сүзләре әйтәм. Сугыш юллары буйлап шатлыклы һәм озак көтелгән Җиңү көненә кадәр килеп җиткән бөтен кешегә озын гомер, нык сәламәтлек, тынычлык, яхшылык, әйбәт кәеф телим! Бүген бөек көн – 9 нчы Майда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына да шуны ук телим! Ләкин шуңа өстәп, барыбызга да зирәклек, уй-хыялларыбызда бердәмлек, планетада  кан коюларның башка кабатланмавын телим.

Җиңүчеләргә дан!

Һәлак булган фронтовикларны мәңге онытмыйк!

Җиңү көне белән, кадерле алексеевскилылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International