РФ Конституциясенең 59 нчы маддәсе, 1 нче бүлеге буенча Ватанны саклау РФ гражданинының бурычы һәм вазыйфасы булып тора.
РФ гражданины “Хәрби вазыйфа һәм хәрби хезмәт” турындагы 28.03.1998 ел, 53-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә хәрби хезмәт үтә. 53-ФЗ санлы Федераль законның 22 нче маддәсе нигезендә хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырылырга тиеш.
Гражданнар хәрби вазыйфаны үтәүдән бары тик әлеге Федераль законда каралган сәбәпләр аркасында гына азат ителәләр.