Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотекапрограммасы буенча торак алуга конкурс
18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 49 кеше составындагы җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашындагы комиссия билгели.
Гаризаларны 2017 елның 15 мартыннан да соңга калмыйча бастырып (анкетаhttps://ligatatarstan.ru/zayavkana-ipoteku сайтында электрон рәвештә тутырыла), Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 нче йорт, 303 нче офиска җибәрергә кирәклеген өстәмә рәвештә хәбәр итәбез.