Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Ирина Павловна Байкова бүләкләнде.
“Алексеевск районында “Кайгырту” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты” дәүләт казна учреждениесе директоры әлеге бүләккә халыкны социаль яклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте, Алексеевск муниципаль районы иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан лаек булды.