Агымдагы елда Алексеевскта 17 КФЙ ишегалды төзекләндереләчәк
ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр апрель аенда ук башланачак. Әлегә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән аларның теләкләре тикшерелә. Сүз, нигездә, парковка урыннары, балалар мәйданчыклары төзү һәм тротуарларны төзекләндерү турында бара.