Суд залыннан

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

28 декабрьдә Татарстан Республикасы Алексеевск суд районы буенча 1 нче суд участогында аек булмаган килеш транспортта йөргән өчен административ җәза билгеләү турындагы эшне карадылар.

Суд утырышы гражданның килмәве сәбәпле ике тапкыр күчерелде. Ул алган җәрәхәте аркасында тыңлауны кичектереп тору турында гариза бирә, әмма медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә аңа диагноз куела, ул суд утырышында катнаша ала. Гражданин В.А. Парфеновның кабат килмәве сәбәпле, эш аңардан башка каралды.

Комбайнны исерек килеш идарә иткән өчен аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International