Барыгыз да - референдумга!

2019 елның 29 ноябре, җомга

2019 елның 1 декабрендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә   Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы «Алексеевск шәһәр җирлеге " муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәреләчәк.

 

Сезне прописка урыны буенча иртәнге 7 дән  кичке 8 гә кадәр сайлау участокларына чакырабыз.

2019 елның 20 ноябреннән 26 ноябренә кадәр Алексеевск районы территориаль сайлау комиссиясе һәм 2019 елның 27 ноябреннән 30 ноябренә кадәр 665-671 нче участок сайлау комиссияләре нигезле сәбәпләр (ял, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, сәламәтлекк һәм башка мөһим сәбәпләр) буенча  тавыш бирү көнендә җирле референдумнарда катнаша алмаучыларның гаризаларын карыйлар һәм аларның  алдан тавыш бирүләрен үткәрәләр.

Әгәр сез тавыш бирү көнендә мөстәкыйль рәвештә җитди сәбәп (сәламәтлек, инвалидлык) буенча тавыш бирү бинасына килә алмасагыз, сезнең бинадан тыш тавыш бирү мөмкинлегегез турында язма гаризагыз яисә телдән мөрәҗәгатегез 2019 елның 20 ноябреннән2019 елның 1 декабренә көндезге 2 гә кадәр участок сайлау комиссиясенә тапшырылырга тиеш.

 

Эш көннәрендә сайлау комиссияләре -  кичке 4 тән 8 гә кадәр,  ял көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) иртәнге  8 дән көндезге 1 гә кадәр   эшлиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International