Бүген Казанда, «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү республика үзәгендә Алексеевск артистлары хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен концерт программасын тәкъдим иттеләр. Алар егетләрне күңелле һәм дәртле номерлары белән сөендерделәр.