Балалар сәнгать мәктәбендә Әниләр көненә багышланган хор концерты булып
узды, Казаннан «Вера» правослау яшьләре хорында катнашучылар әниләр турында җырлар башкардылар. Хор чыгышы алексеевскилылар күңеленә хуш килде: залны тутырып килгән тамашачылар һәр җырдан соң башкаручыларга озак итеп кул чаптылар. Ә концерт тәмамланганнан соң күңелләренә үтеп кергән җырлар өчен рәхмәт сүзләрен кызганмадылар. Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов хор һәм аның җитәкчесе Екатерина Батаевага яхшы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт әйтте һәм Алексеевскига ешрак килергә чакырды.