Бөтенроссия Бал фестивале Алексеевск районында уза

2019 елның 24 августы, шимбә

Бөтенроссия Бал фестивале Алексеевск районында уза. Умартачыларның тематик конференциясе эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
 Район башлыгы Сергей Демидовның озата йөрүендә делегация умартачыларның һөнәри җайланмалары күргәзмәсен карауда катнашты, шулай ук бал продукциясен татып карады. Конференция кысаларында умартачылык тармагы проблемалары (җитештерү чыгымнары, умарта кортларының үлүе), шулай ук әлеге юнәлешне үстерү стратегиясе
 турында фикер алыштылар.

-  Якташыбыз Сергей Катков төзегән кооператив умартачылык проблемалары турында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү өчен лаеклы мәйданчык булды. Без диалог өчен һәрвакыт ачык һәм умартачылык продукциясен сатучы товар җитештерүчеләребезгә ярдәм итәргә әзер, - диде  район башлыгы Сергей Демидов.

- Бүген Алексеевск районында уза торган
фестиваль - бурычларны тикшерү һәм хәл итү юлларын эзләү буенча яхшы мәйданчык. - Мин ышанам, мондый чараның киләчәге зур, - дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.
Фестивальдә катнашучылар шулай ук мондый аралашу форматын системалы һәм даими итәргә теләк белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International