Дәүләт алкоголь инспекциесе хәбәр итә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

 Балигъ булмаганнарга хәмер сату ни белән яный.

Сатучыларның барысы да балигъ булмаганнарга алкоголь сату тыелганын белми. .

Югыйсә аларны административ һәм кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Этил спирты нигезендә яки башка төрле  ашамлык чималын файдаланып әзерләнгән азык продукциясе,

спирт  микъдары гомуми чималга карата  0.5% тан артып китсә,  хәмер дип исәпләнә:

аракы һәм башка каты спиртлы эчемлекләр;

шәраб: күбекле, җиләк-җимеш, ликер;

шәраб эчемлекләре;

сыра һәм аның нигезендә әзерләнгән продуктлар.

Шунысы игътибарга лаек, спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү турындагы закон йогынтысында

балигъ булмаганнарга алкогольсез сыра, әчкелтем сөт продуктлары: кымыз, тан,  куас эләкми.

Россия Федерациясендә "балигъ булмаган" терминына 18 яшькә җитмәгән гражданин эләкми

Яшүсмерләргә хәмер сатуга кагылышлы чикләүләр

171 нче федераль законда  16 нчы маддәдә карала. Спиртлы эчемлекләрне

балигъ булмаган сатып алучыларга саткан өчен җәзалар Административ хокук бозулар турындагы кодекста (14.16 нчы маддә), шулай ук Җинаятьләр кодексында (151.1 нче   маддә ) язылган.

Димәк, спиртлы эчемлекләрне яшүсмерләргә саткан өчен  сатучыларга һәм товарны җибәрүче затларга,

 ягъни бер шешә сыра, аракы яки составында 0,5 процент спирт  булган башка эчемлекне саткан сатучыга, җаваплылык турында сатучыга хәбәр  итмәгән кибет директорына, алкоголь сатучы (шул исәптән балигъ булмаганнарга) юридик затка, ягъни фирмага  административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы яный

«Административ хокук бозулар турында" РФ Кодексының 14.16 нчы маддәсенең  2.1 нче пункты нигезендә  күрсәтелгәнчә, балигъ булмаган яшүсмергә алкогольле продукцияне ваклап сату, әгәр бу гамәл  җинаять җаваплылыгына кермәсә, гражданнарга - утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - йөз мең сумнан ике йөз мең сумга кадәр; юридик затларгаөч йөз мең сумнан  биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота.

Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен җинаять җәзасы бу эш күп тапкырлар кабатланган очракта карала.

Күп кенә сәүдә нокталары витриналарында 18 яше тулмаганнарга алкогольле продукция сату тыела, дип язылган кисәтүче наклейкалар ябыштырылган. Балигъ булмаган балага исерткеч эчемлекләр саткан өчен җәзага тартылмас өчен

сатучылар уяу булырга тиешләр. Өстәвенә, сатучылар сатып алучылардан

балигъ булуларын раслаучы документлар таләп итәргә хокуклылар. Бу

 паспорт, студент билеты яки машина йөртү таныклыгы булырга мөмкин. Әгәр

а тап үтелгән документлар күрсәтелмәсә, сатучы хәмер сатудан баш тартырга мөмкин.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International