Бер көн ел туйдыра торган чак
18 июньгә авыл хуҗалыгы берләшмәләре дүрт мең гектардан артык күпьеллык үлән чаптылар.
10500 тоннадан артык сенаж салынган инде. Өстәвенә әлеге күрсәткечнең өчтән бер өлеше “Родина” колхозыныкы, биредә 3300 тоннага якын әзерләделәр. “Алга” колхозында 2200 тонна сенаж салынды. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1100 тоннадан артык печән дә хәстәрләделәр.