Бүген район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының 34 нче утырышы булды.
Эш көне тәртибенә 2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге бюджетының үтәлеше, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге муниципаль берәмлеге гражданнарының үзара салымы турындагы мәсьәләләр кертелгән иде.
Утырыш Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узды.