Чаңгы базасында бәйрәм

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Күз ачкысыз буранга да карамастан,   Алексеевск районы гаиләләре "Ура, каникуллар!" гаилә бәйрәмендә,  күңел ачуларда һәм уеннарда катнашу, Кыш Бабай белән уйнау өчен чаңгы базасына  килделәр, боларның барысы да бәйрәмне онытылмаслык итте. Кунаклар чәй  белән сыйландылар,  актив ярышларда катнашып җылындылар, таякларны бәреп аудардылар, “кар бөртекләре” җыйдылар, Яңа ел чыршыларын бизәделәр, чыршы тирәли себеркегә атланып тизлеккә  йөгерделәр һәм гаиләләре белән каршылыклар полосаларын уздылар.

Бәйрәм кунаклары оештыручыларга шундый кызыклы чаралар уздырганнары өчен рәхмәт әйтәләр.  Контактта һәм Истаграмда язылучыларыбыз постлар астында  менә нинди аңлатмалар калдырганнар:

  • Бу бәйрәмдә балаларыбыз белән өченче ел катнашабыз инде. Бик ошый. Әкияттәге халәт хөкем сөрә. Оештыручыларга, бигрәк тә шәхсән Фирая Сергеевага, шулай ук  бәйрәм кысаларында спорт бәйгеләре оештыручы тренерларга рәхмәт. Яңа ел белән! – диде Ирек Шәйхетдинов.
  • Оештыручыларга һәм әлеге чара химаячеләренә зур рәхмәт. Бик кызык һәм күңелле булды. Канәгатьлек хисе биргәнегез өчен рәхмәтебез чиксез, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Светлана Кислова.

 Оештыручылар да алексеевскилыларга һәм район кунакларына актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтәләр.

 Яңа ел белән!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International