Әйдәгез, бергәләп могҗизага ышанырга булышыйк!

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Алексеевск районында елның иң тылсымлы бәйрәме алдыннан аерым игътибар, җылылык һәм кайгыртучанлык таләп итә торган мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырылды. Район башлыгы исеменнән балаларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады. Иң яхшы Яңа ел традицияләренә тугры калып, балаларга бүләкләр, уенчыклар һәм татлы ризыклар бүләк иттеләр. Гаделлек өчен әйтергә кирәк, балаларны күбрәк бүләкләр түгел, ә  чын Кыш Бабай белән Кар Кызы сөендерде. Шатлыкның чиге булмады!

 Дианочка Чурбанова әнисе Анастасия ярдәмендә кунакларга шигырьләр сөйләде һәм Кыш Бабайның сакалын тотып карыйсы килүен әйтте. Бабайның чын икәненә инангач, Диана  елмаеп җибәрде. Бу балалар гомерләре буена ДЦП диагнозыннан иза чигәләр, авырулары белән кыю рәвештә көрәшәләр. Аларга карагач, аларның тормышны ничек яратуларын тоясың.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International