Үзәк балалар китапханәсендә  “Чыршыкай өчен бүләк”  исемле   кул эшләре конкурсы үткәрелде

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

 Үзәк балалар китапханәсендә  “Чыршыкай өчен бүләк”  исемле   кул эшләре конкурсы үткәрү традициягә әйләнде инде .

 Яшь  китап укучылар ясаган эшләнмәләр төрлелекләре һәм фантазияләре белән сөендерде. Конкурска йомгаклар 26 декабрьдә  “Яңа ел  тылсымы” исемле Яңа ел чарасында ясалды, анда катнашучыларның барысына да грамоталар һәм истәлекле  бүләкләр тапшырылды. Балалар  төрле илләр һәм халыкларның Яңа ел традицияләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, конкурс программаларында  катнаштылар. Ата-аналар һәм балаларның сүзләренә караганда, алар бик күп әйбәт тәэсирләр алганнар. Чара Яңа ел дискотекасы белән тәмамланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International