Кыш Бабай һәм Кар Кызы күп балалы гаиләләргә бардылар

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

 

“Полиция Кыш Бабае” Бөтенроссия  акциясе кысаларында Яңа ел бәйрәменең төп геройлары Кыш Бабай белән Кар Кызы (алар ролендә – балигь булмаганнар эшләренең баш инспекторы  Дьячков Н.Н. һәм имин булмаган гаилә инспекторы Ещева С.С.)  күп балалы гаиләләргә, авыр хәлдә яшәүче балалар янына бардылар.

Полиция хезмәткәрләре алар өчен чын бәйрәм ясадылар. Балалар кунаклар килүгә бик шат булдылар, бик теләп Кыш Бабай өчен әзерләгән традицион Яңа ел шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук уңышлары һәм планнары белән уртаклаштылар.

Тәртип сакчылары кышкы каникул вакытында җәмәгать урыннарында, юлның машиналар йөри торган өлешендә үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында балаларның исләренә төшерделәр, шулай ук тәмле-татлы Яңа ел бүләкләре  тапшырдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International