Алексеевск районында тантаналы төстә үзәк чыршыны ачтылар. Чиркәү мәйданына балалар һәм өлкәннәр җыелды. Бәйрәм алдыннан Кыш Бабай һәм Кар Кызлары парадлары булды. Күңелле конкурслар, кар атыш уеннары, атларда, “буран”нарда, “Ватрушка”ларда йөрү, кайнар чәй һәм коймаклар, шулай ук ботка белән сыйлау – боларның барысы да бәйрәмне чын мәгънәсендә җылы һәм онытылмаслык итте. Яңа ел алды тантанасын төрле төсләр сирпеп һавага күтәрелгән бик матур салют төгәлләде.