ПЕНСИЯ АЛДЫ ЯШЕНДӘГЕ гражданнарның хезмәт хокуклары турында

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел көнүзәк тема – пенсия реформасы.  Укучыларыбыз игътибарына  хезмәт законнарының пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәргә кагылышлы  өлешен рәсми аңлатуны тәкъдим итәбез.

 Һәркемнең үзенең хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләре бар. Гражданинның пенсия алды яшенә җитүе  хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шулай    ук эшкә алганда сәбәп булып тора алмый.

Барлык эш бирүчеләр (физик һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый  формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәтчәннәр белән хезмәт һәм алар белән турыдан-туры бәйләнгән башка мөнәсәбәтләрдә хезмәт турындагы законнарны һәм хезмәт хокукы нормаларын эченә алган башка актлар нигезләмәләрен кулланып эш итәргә тиешләр.

 

Эшкә алу

Эшкә алу буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны  эшкә кабул итү башка хезмәтчәннәрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылып тормый.

 Россия Федерациясенең  хезмәт кодексы  тарафыннан хезмәт килешүен төзү өчен чик яшь законда билгеләнмәгән.

Пенсия алды яшендә  гражданинның үтенечен хезмәт килешүен төзүдә эшлекле сыйфатлары буенча гына кире кагарга була. Пенсия алды яшенә җитү кире кагу өчен сәбәп булып тора алмый.

Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан эш бирүче, моның сәбәбен аңлатуны язмача сорап мөрәҗәгать булганда, ул эшкә кешенең ни сәбәпле алынмавына аңлатманы җиде эш көне эчендә язмача бирергә тиеш.

Игътибар: хезмәт килешүен төзүдән баш тарткан өчен судка шикаять бирергә була ( РФ Хезмәт кодексының 64 нче маддәсе).

                         Эш һәм ял вакытлары режимы буенча

Законнарда пенсия алды яшендәге  хезмәтчәннәрнең хезмәт шартларына һәм эш режимына махсус таләпләр куелмаган.

 

  Пенсия алды яшендәгеләргә отпусклар

 

Хезмәт законнарында хезмәтчәннәргә яшенә бәйсез рәвештә ел саен төп һәм өстәмә түләү түләнә торган отпусклар бирүнең бердәм тәртибе билгеләнде.

 Шуның белән бергә отпускка үзләре өчен уңайлы теләсә кайсы вакытта китәргә хокуклары булган хезмәтчәннәр категорияләре беркетелде. Әгәр пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәр законда каралган кешеләр категориясенә эләксә, алар да үзләренә уңайлы вакытта ял алу хокукыннан файдалана алалар. Законда билгеләнгән  хәлләрдә пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәр  отпуск бирү мәсьәләсен хәл иткәндә хезмәт хакын сакламыйча отпуск алу хокукыннан файдалана алалар.

 Пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәрнең никахын теркәгәндә, якыннары үлгәндә аларга хезмәт хакын сакламыйча гына биш календарь көнгә кадәр отпуск бирелә.

 

 Административ җаваплылык турында:

Хезмәтчәннәрнең, пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәрне дә кертеп, хезмәт хокукларын бозган өчен административ җаваплылык каралуын онытмаска кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International