Алда – референдум!

2018 елның 9 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Алексеевск районында (шәһәр һәм авыл җирлекләрендә) гражданнарга үзара салым кертү буенча җирле референдум булачак.

Халыктан җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум бирелү үзара салымның төп принцибы булып тора.

Теге яки бу җирлек кешеләре җыйган барлык сумма аны төзекләндерүгә китәчәк. Программаның нәтиҗәлелеге эштә расланды.  Референдумда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Әлеге республика программасын      гамәлгә ашырган вакыт эчендә район авылларында күп кенә юллар ремонтланды, су белән тәэмин итү эшләре башкарылды җәмәгать киңлекләре төзекләндерелде.

 

Рәсемдә: Лебедино авыл җирлеге, койма тоту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International